21 февраль, 16:00дә «Хәзинә» галереясында «Эзләгәнем туган илем иде...» әдәби-музыкаль кичә узачак.
Татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, зур талант иясе: рәссам, скульптор, монументалист, театр рәссамы – Баки Урманче туган көненә багышланган әдәби кичә.
Очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары башкаруында рәссамның шәхси көндәлегеннән истәлекләр һәм шигырьләр яңгыраячак.
Нет комментариев