«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Бала туган өчен түләү кертелә?

Татарстан районнарының берсендә бала туган өчен түләү кертеләчәк.

Татарстанның Мамадыш районында бала тууны теркәүчеләргә 10 мең сум түләнәчәк. Әлеге муниципаль ярдәм Демографик вәзгыятьне яхшырту һәм Мамадыш муниципаль районында халык саны кимүнең тискәре тенденцияләрен җиңеп чыгу максатларында күрсәтеләчәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсе өчен түләү күбрәк — 20 мең сум булачак, дип яза «Шәһри Казан». Шул ук вакытта гаиләнең Мамадыш районында яшәве мәҗбүри шарт булып тора. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертизага тикшерүгә җибәрелгән.

Түләүне билгеләү өчен әти-әниләр Мамадыш районы башкарма комитеты ЗАГСына мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Хәзер район составына Мамадыш шәһәре һәм 128 торак пункт керә. 2021 ел мәгълүматлары буенча, район халкы якынча 40 мең кеше тәшкил иткән, ул 10 елдан артык кимүен дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое