Бу атнада Татарстанның иң төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында бераз җепшек кар яварга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итүенчә, безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри.
Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Октябрь ахырында кар яткан яки, киресенчә, декабрь башында кар яумаган еллар да булды, - диде ул.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, аномаль җылылык тиз арада салкыннар белән алмаша, ә ял көннәрендә бөтенләй аномаль салкын һава көтелә.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев