«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Без Тартариядән» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Әлеге халыкара әдәби бәйге беренче тапкыр уздырылды.

 «Миллиард.Татар» хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрнең берсен – Татарстанның танылган язучысы Ольга Иванованы журналистлар белән очрашу вакытында бүләкләделәр.

Бәйгенең төп максаты булып татар халкы һәм Татарстан тарихын сәнгати бәяләү тора. Конкурсның оештыру комитеты әгъзасы Эдуард Учаров искәрткәнчә, бәйгегә килгән гаризалар саны оештыручылар көткәннән дә ике тапкыр артып киткән. Бәйгедә Россиянең 31 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 204 кеше катнашырга теләк белдергән.

Бәйге лауреаты Ольга Иванованың мондый конкурсларда әле беренче тапкыр гына катнашуы икән. Үзе әйтүенчә, бүгенге көндә татар халкы тарихы турында романнар һәм сәнгать әсәрләре бик аз, шуңә күрә бу бушлыкны тутырасы килә икән.

фото: Миллиард.татар

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое