Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән 8155 кеше мөрәҗәгать иткән. Талпан тешләү очраклары Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районында аеруча күп теркәлгән.
Аларның 1758е - балалар.
Республикада талпан боррелиозының 30 һәм читтән кертелгән талпан энцефалитының 3 очрагы ачыкланган.
Саннар буенча, Казан (3 330), Яр Чаллыда (618), Яшел Үзәндә (401), Әлмәттә (385) һәм Түбән Камада (379) очрак теркәлгән.
«Татар-информ»
Нет комментариев