«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең чираттагы тыңлап карау этабы узды
Новости
Яңалыклар

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең чираттагы тыңлап карау этабы узды

Лаборатория шартлары буенча һәр өчлек яңа җыр иҗат итәргә тиеш.

5 февраль көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең кече залында II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең чираттагы тыңлап карау этабы булып узды.

Проектның икенче сезоны узган ел көз башында старт алды. Аның максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, шагыйрь, композитор һәм җырчыларны үзара таныштыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. Идея авторы – «Калеб» җыены җитәкчесе, хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, проектның кураторы – Тинчурин театры директорының урынбасары Лилия Гәрәева.

Беренче очрашуда шобага салу ярдәмендә шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган 16 команда барлыкка килде. Лаборатория шартлары буенча һәр өчлек яңа җыр иҗат итәргә тиеш.

Җырларны гала-концертта тамашачыга тәкъдим иткәнче, аларны башта экспертлар бәяли, һәр командага үз киңәшләрен бирә. Бу сезонда экспертлар арасында – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова; ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт; Башкорт Дәүләт Филармониясе солисты Зөлфия Авзалова.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең көтелгән нәтиҗәсе – гала-концерт – 28 май көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булачак.

чыганак һәм фото: milli.kzn.ru

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое