«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Бистә шәле» фестивалендә 3D форматтагы шәл чыгарылачак

24 августта Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар кәсебе фестивале була.

Быел әлеге фестиваль икенче тапкыр үткәрелә һәм ул Гаилә елы кысаларында узачак. Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, кунакларны театральләштерелгән тамаша белән бию коллективлары каршы алачак. Авыл стилендәге фотозона, музей зонасы булачак. Фестиваль Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәк», Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла.

- «Иң креатив шәл» конкурсында теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен ул исемен һәм эше турында алдан ук хәбәр итә. Конкурска гадәти булмаган техникада кулланылган кулдан эшләнгән әйберләр кабул ителә. Катнашучының креатив булуы хуплана». «Иң тиз бәйләүче» конкурсында кыска вакыт эчендә ничек итеп шәл ясарга мөмкин булуын күреп булачак. «Кәтүкне тиз әйләндерү» конкурсында теләгән һәркем үз тизлегендә шәл бәйләп, ярыша алачак. «Шәл бәйлисем килә» мастер-классында этаплап шәл ясау күрсәтеләчәк. Сәнгать осталыгы буенча мастер-класс «Рәсемнәрдә шәл бизәге» дип аталачак диелә хәбәрдә.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзер продукцияне тәкъдим итәчәк һәм «Бистә кабартмасы» татар милли ризыгы әзерләү буенча мастер-класс күрсәтәчәк. «Осталар бистәсе» хатын-кызлар командасы кулдан әзер продукция тәкъдим итәчәк.

Фестивальдә катнашу өчен иҗади фольклор коллективлары, халык һөнәрләре осталары, мәдәният учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре белгечләре, Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында укучылар һәм студентлар һ.б. чакырыла.

Төп сәхнәдә театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк, аның сюжетында шәлнең тарихы, кичләрен шәл бәйләү һәм яшь кызларны бу һөнәргә өйрәтү тарихы ята. Алга таба сәхнәгә үзешчән сәнгать осталары, Татарстан Республикасы кунаклары чыгачак. Фестивальнең хэдлайнеры – «Зәкәрия» фолк төркеме. Фестиваль азагында мәйдан үзәгенә 3D форматтагы шәл чыгарылачак. Шул рәвешле, нечкә җептән 3D форматындагы шәлне ничек бәйләргә икәнен күрсәтәчәкләр.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое