«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Больничный»га әни кешедән тыш, тагын кемнәр чыга алачак?

Бала карау буенча «больничный»га әни кеше генә түгел, ә әти, әби яки авыруны караячак теләсә нинди башка туган яки опекун да чыга ала.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ»га биргән интервьюсында сйләгәнчә, эшләүче өлкән кеше бала карау буенча больничный ала торган көннәр саны табиб диагнозына бәйле.

- Җиде яшькә кадәрге баланың ата-анасы, әгәр баланың авыруы Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус исемлегенә кертелгән булса, гомуми тәртиптә 60 көнгә кадәр һәм 90 көнгә кадәр түләүле больничный алырга мөмкин. Әгәр бу сроклар үтәлсә, больничный өчен түләмәячәкләр. 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен сроклар азрак — елына 45 көнгә кадәр, 15 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен – елына 30 көнгә кадәр, дтгән ул.

Инвалид баланы караучыларның 120 көнгә кадәр больничныйлары бар. Моннан тыш, дәүләт онкология һәм ВИЧ белән авыручы балаларның ата-аналарына хастаханәләрнең дәвамлылыгын чикләми, диелә хәбәрдә.

чыганак

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое