24-26 июльдә Казанда уникаль вакыйга – БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе узачак.
Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе, Россия мөфтиләр советы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң эре югары уку йортларының берсе оештыра.
Конкурста 20дән артык илдән, аерым алганда, БРИКС, гарәп-мөселман дөньясы, Африка һәм БДБ илләреннән иң көчле Коръән укучылар катнашачак. БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе изге Коръән текстларын оста уку номинациясендә үткәреләчәк.
Әлеге чараның ачылышы 24 июльдә «Корстон» отелендә сәгать 12.00дән 19.00гә кадәр узачак. Керү ирекле. Шулай ук турыдан-туры трансляцияне дә карарга мөмкин булачак.
Нет комментариев