21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Казанда ТР Милли китапханәсе ябылып торачак.
Бу БРИКС саммиты узу сәбәпле, куркынычсызлык чараларын тәэмин итү белән бәйле. Уналтынчы БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрь көннәрендә узачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге чаралар уздыру республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. 30дан артык дәүләт лидерлары саммитта катнашуны раслады. диелә хәбәрдә.
Учреждениедә китапларны кире кайтару сроклары озайтылачак. 25 октябрьдән китапханә кабат гадәти режимда эшләячәк.
Моннан тыш, 18 октябрьдән Казан Кремлендә экскурсияләр үткәрелмәячәк. Гид белән йөрүне БРИКС саммиты тәмамланганнан соң гына броньларга мөмкин булачак.
Нет комментариев