Бүгенге яңалыкларны һава торышы турында хәбәрдән башлыйк.
15 июльдә Татарстанда эссе һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава саклана. Урыны белән, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Татарстанда һава температурасы +25..+30 градус тәшкил итәчәк, дип яза «Татар-информ».
Нет комментариев