«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Быел ябык әдәби конкурс игълан ителмәячәк. Стимул нинди форматта булачак?
Новости
Яңалыклар

Быел ябык әдәби конкурс игълан ителмәячәк. Стимул нинди форматта булачак?

Быел Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән оештырылучы татар телендәге әсәрләргә ябык әдәби конкурс игълан ителмәячәк.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла моны әлегә финанслар булмау белән аңлаткан.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздырыла иде. Быел әдәби әсәрләргә стимул башка форматта булачак. Язучыларга төрле чорларда яшәгән татар каһарманнары турында язарга заказлар биреләчәк, диелә хәбәрдә.
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое