«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел Татар яшьләре көннәре 33 нче тапкыр оештырыла

13-17 сентябрь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре узачак.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа белемнәр, мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. 
Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләргә игътибар юнәлтү, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге оештыра. 

2023 елда Татар яшьләре көннәренә илебезнең 23 төбәгеннән 150 делегат килер дип көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы лекцияләр, очрашулар, татар теле һәм тарих дәресләре булачак. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре, шәҗәрәләр төзү юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак.

Быел беренче тапкыр төбәк җитәкчеләре өчен аерым программа (чакырылган экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр һәм лекцияләр) каралган.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Шамил улы Фәйзрахманов, 15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Азат кызы Сабирова белән очрашу планлаштырыла. 

“Түбәтәй” беренче татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин белән аерым бизнес-мәйданчык булачак.

Артистлар, музыкантлар, милли костюм реконструкторлары мәдәни-белем бирү программасы белән киләчәк: “Хәситә: Татарстан легендалары” кипоспектаклын карау һәм режиссер, актерлар төркеме белән иҗади очрашу,  “Millihasite” берләшмәсенең “XIX гасыр Казан татарларының милли костюмы” интерактивы, этномузыкант Айдар Абдрахимовның “Татар музыка уен кораллары”, “Хәрәкәттә - бәрәкәт” музыкаль-бию программасы.

15 һәм 16 сентябрьдә форум катнашучыларының милли киемнәрдә профессиональ фотосессияләре узачак.

Спортка аерым игътибар бирелә. Бокс буенча Россиянең спорт мастеры, НашеДело халыкара оешманың гамәлдәге чемпионы Дамил Шәрәфетдинов белән очрашу планлаштырылган. Көн саен иртә белән зарядканы профессиональ фитнес-инструктор Эдгар Сайтбагин үткәрәчәк.

Традицион рәвештә Татар яшьләре көннәре лидерын билгеләү көтелә. Ул соңгы 3 елда проектларны иң нәтиҗәле гамәлгә ашырган оешма җитәкчесе булачак. Сайлаулар тавыш бирү юлы белән уза. Быел Удмуртия Республикасы, Самара, Ырымбур, Ульяновск һәм Төмән өлкәләре җитәкчеләр дәгъва итә.

Төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә булачак. Барлык делегацияләр үзләренең иң уңышлы проектларын тәкъдим итәчәк. Спикерлар: “Татарстан - мөмкинлекләр территориясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Бобохонов Камолиддин Нуриддин углы, “ТР яшьләренең ресурс үзәге” КАО башкарма директоры Андрей Николаевич Егоров. 

Һәр елны уздырылып килүче "Идел кызы", "Идел егете", "Танцпол йолдызы", "Идел моңы" бәйгеләре үтәчәк. Быел иганәчеләр җиңүчеләр өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләде.

"Идел" яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое