2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген алуга түбәндәге 10 кандидат билгеләнде.
• Корбанов Рафис Харис улы - “Рафис Корбан шигырьләре” балалар шигърияты җыентыгы өчен
• Шәрипов Раниф - "Җомга", "Бөртек бөртек яктылык" китаплары өчен
• Гыйләҗев Мансур Аязович - «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен
• “Казан Тукай кайткан” спектакле иҗат төркеме - Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы
• «Иакинф» балеты иҗат төркеме: Кашаев Айрат Рөстәм улы, Полубенцев Александр Михайлович, Гайфуллин Илнур Юрик улы
• Закирова Чулпан Ринат кызы - “Беренче мәхәббәт”, “Чегән биюе”, “Гарәп биюе”, “Сабантуй”, “Казан сөлгесе”, “Чирмешән кичәләре” хореографик композицияләре, “Зәңгәр шәл” “Казан хәзинәсе” музыкаль-хореографик спектакльләре өчен
• Ибушев Георгий Мифодий улы – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; “Тукай моңы” әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; “Рәхмәт сиңа”, “Балачакны сагынып”, “Рәшә чыңы” шигырь җыентыклары өчен
• Гвоздь Юрий Константинович: «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен
• Шәмсутов Рөстәм Илшат улы - "Балчыклы китап" (“Глиняная книга”) керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен
• Якупов Рифкать Госман улы - Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен
Чыганак: ТР Мәдәният министрлыгы
Нет комментариев