«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Быелгы «Җәдид-фест» ничек истә калды?
Яңалыклар
Яңалыклар

Быелгы «Җәдид-фест» ничек истә калды?

Милли китапханәдә яңа татар мәдәнияте фестивале Jadidfest узды.

Быел ул Фатих Әмирханга багышланган иде. "Идел" әлеге заманча мәдәният фестиваленнән читтә калмады - ике көн дәвамында узган узган кызыклы чараларда катнашты. 28 октябрьдә, фестивальнең беренче көнендә, китапханә фойесында нәшриятләр һәм иллюстраторлар ярминкәсе оештырылды. Шунда ук "Киләчәк үткән заман" күргәзмәсен ачык форматта җыйдылар, ягъни теләге булган һәр кеше киләчәк буынга үзенең берәр экспонатын тапшырды. Фестивальнең икенче көнендә алар күргәзмәдә тәкъдим ителде. 28 октябрьдә конференц-залда Фатих Әмирхан турында  рус телендә лекция тыңладык. Ә инде төштән соң Фатих Әмирхан турында комиксны тәкъдим иттеләр.

Фирүзә Закирҗанова фотолары

Әмирхан ничек киенгән?

Әлеге фестивальнең төп оештыручысы Рәдиф Кашапов безгә фестиваль турында сөйләде:

- Без гадәттә ниндидер бер теманы сайлыйбыз да, шуңа бәйле вакыйгалар эзлибез, уйлап чыгарабыз. Иң стандарты – лекцияләр. Алар урыс телендә һәм татарча бара. Алга таба инде чаралар эксперименталь рәвештә килеп чыга. Мәсәлән, Фатих Әмирханга багышланган комиксны алыйк.  Аны бер автор гына түгел, 9 рәссам ясады. 

- Фатих Әмирхан турында кызыклы фактлар әйт әле!

- Хәзер Ясалма Интеллект дибез бит инде. Ә менә Фатих Әмирхан элек ясалма телләр белән кызыксынган, эсперанто буенча дәреслек төзегән дияргә мөмкин. Икенче факт -  ул Тукайның иң якын дусты. Чыннан да, бик якын. Без Тукайның ачык сүзләрен Әмирханның хатларыннан беләбез. Өченче факт - Әмирхан бик ыспай киенгән. Аның киенү стилен хәзерге заман модасына кайтарып булыр иде. 

Әмирхан күләгә астында

Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин әйтүенчә, алар Рәдиф Кашаповның идеясен бик шатланып кабул иткәннәр:

- Фатих Әмирхан ул гел Тукайның күләгәсендә кала. Алар әле, җитмәсә, бер елда туган. Тукайның юбилее булганда, "Быел тагын кемнеңдер юбилее бар", - дип уйламыйлар бит инде. Бу яктан Фатих Әмирханга игътибар җитми. Аның белән бәйле китапларны китапүанәдән күбрәк ала башласалар, без шатланачакбыз гына, - диде Тәбрис Яруллин.

Әмирхан борчулары

"Җәдид-фест"ның икенче өлешендә, ягъни кичкә таба, "Фатих Әмирхан борчулары" инклюзив перформансы күрсәтелде. Аннан соң "Әмирхан Казаны" видео-гидын тәкъдим иттеләр. Кичке сәгать җидедә Әмирханның тәмамланмаган пьесасы нигезендә "Спектакль алдыннан"ны карадык. Режиссеры - Әминә Миндияр.

29 октябрьдә әлеге программага "Акрын укулар", "Фатих Әмирхан турында" татарча лекция, Стендап "Шалт, Мөхәммәтҗан!" проекты резидентларыннан Әмирханның сатирик әсәрләре нигезендә чыгышлар ясавы, Айдар Ниязов җитәкчелегендә милли оркестр беренче татар операсыннан өзекләр өстәлгән иде.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар