Быелгы һава торышы бигрәк алдаучан булды, әйеме? тышта - февраль, ә күңел инде язны көтә кебек...
Алай да, Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд 2025 елның мартында көтелә торган һава торышы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, россиялеләрне җитди температура үзгәрешләре көтә, алар күп төбәкләр өчен чын сынау булырга мөмкин, дип яза «Шәһри Казан».
Мартта Россиянең төньяк-көнбатышында, гомуми җылынуга карамастан, салкын һава гадәттәгедән озаграк сакланачак. Мондый һава торышы көчле антициклоннар тәэсире һәм климат шартларының кыштан язга күчүе белән бәйле. Тотрыксызлык Ла-Нинья күренешенең йогынтысы белән аңлатыла, ул инде нейтраль фаза белән алышына.
Илнең үзәк өлешендә көндез җылыну ихтималы бар, ләкин төнлә температура нульдән түбән төшәчәк. Мондый үзгәрешләр бозлавык барлыкка килүгә китерергә мөмкин, бу юлларда һәм тротуарларда куркыныч шартлар тудырачак, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев