Бүген оешма башлыгы урынбасары Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта эшләвен тәмамлавы турында хәбәр итте.
«Бу уңай нотада рәсми рәвештә хәбәр итәм: мин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта эшләвемне тәмамлыйм. Федераль дәрәҗәдә эшләү мөмкинлеге һәм тәҗрибәсе өчен җитәкчелеккә рәхмәт. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның зур һәм тату командасына 3 ел кызыклы һәм нәтиҗәле эш өчен рәхмәт. Кадерле һәм туганга әверелгән командаларыбызга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, алар идеяләрне турыдан-туры «җирдә» гамәлгә ашыра», - дип язган ул Телеграм-каналында.
чыганак: Татар-информ
фото: Абдул Фархан
Нет комментариев