Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп биш елга Дамир Нургалиев сайланды.
Карар утырышта кабул ителде.Икенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Рәисе вазифасына барлыгы җиде кандидат дәгъва итте. Дамир Нургалиев — Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, волонтерлыкны үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе әгъзасы.
«Миңа күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без сезнең белән уртак тел таба алырбыз, шуның нәтиҗәсендә киләчәктә республиканың яшьләр сәясәте һәм төбәгебезнең Яшьләр парламенты көчлерәк булыр», — диде Нургалиев.
чыганак: tatnews.tatar
Нет комментариев