«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Февральдә нинди законнар гамәлгә керә?
Новости
Яңалыклар

Февральдә нинди законнар гамәлгә керә?

Ана капиталы һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнә, ә закон белән каршылыкта булган яшүсмерләрне тәрбияләүгә остазларны җәлеп итәчәкләр.

Бу хакта «Шәһри Казан» материал әзерләгән.

1 февральдә түләүләр һәм пособиеләрне 9,5 процентка индексациялиләр. Әлеге үзгәрешләр бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиегә, бала карау буенча айлык пособиегә һәм ветераннарга айлык акчалата түләүгә кагыла. Быелдан фактик инфляция дәрәҗәсенә карап арткан түләүләр исемлеге киңәйтелгән. Мәсәлән, хәзер мөмкинлекләре чикле балаларны һәм бала вакыттан беренче төркем инвалидларны карау буенча түләүләр ел саен индексацияләнергә тиеш. 1 февральдән мондый түләү 10 950 сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнә. Шулай итеп, икенче балага, беренчесенә сертификат алмынмаган булса, 1 февральдән 912,2 мең сум булачак. Беренче балага – 690 266,95 сум. Икенче бала тугач, моңа кадәр сертификат рәсмиләштерелгән гаилә өстәмә рәвештә 222 мең сумга якын акча алачак.

1 февральдән очучылар һәм шахтерларга пенсиягә өстәмә түләүне яңадан саныйлар. Граждан авиациясе экипажлары әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләрен пенсияләренә өстәмә түләүләр көтә. Гамәлдәге закон нигезендә, түләүләр күләменә елына дүрт тапкыр төзәтмә кертелә – 1 февральдә, 1 майда, 1 августта һәм 1 ноябрьдә. Пенсиягә түләү күләме һәркемнең индивидуаль. Ул өстәмә түләүгә хокук бирә торган уртача айлык хезмәт хакы һәм эш стажына бәйле, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое