«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Февральдә пенсия артамы?

«Пенсионерлар алдындагы барлык йөкләмәләр ел дәвамында һичшиксез үтәләчәк».

Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы, Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов сөйләгәнчә, Росстат 15 гыйнварда узган ел өчен инфляция буенча мәгълүматны бастырды, ул 9,52 процент тәшкил иткән.

- Бу барлык иминият пенсияләре 9,52 процентка индексацияләнәчәк дигән сүз. 1 гыйнвардан эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре инфляциянең фаразланган күләме 7,3 процентка индексацияләнгән. Февральдә пенсияләр суммасы 9,52 процентка индексацияләнәчәк, шулай ук гыйнварныкы да өстәләчәк», – диде ул. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджетында каралган акча җитәрлек, чөнки бюджет 7,3 процент индексацияләүгә генә кабул ителмәгән. Без инфляциягә ел нәтиҗәләре буенча төзәтмә кертелергә мөмкин дип салдык. Пенсионерлар алдындагы барлык йөкләмәләр ел дәвамында һичшиксез үтәләчәк.

Мисал өчен, Россия кешесенең пенсиясе 20 мең сум булсын. 7,3 процент индексацияне исәпкә алып, ул гыйнварда 21460 сум алган. 9,52 процент индексацияне исәпкә алып, февральдә 21904 сум, шулай ук 1904 сум һәм 1460 сум арасындагы аерма да түләнәчәк. Барлыгы 22348 сум. Ә мартта 20 мең+1904 = 21 904 сум, дип яза «Татар-информ»га сылтама белән «Шәһри Казан».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое