Кичә Казан барының җәйге ишегалдында Gauga төркеме әкияти мохит тудырды.
Концерт «Бозылган мәхәббәт» җырыннан кызу башланып китте.
Кич дәвамында лирик җырларга да моңсуланып, хыял дәръясына беразга чумып та алдык. Концертның үзенчәлеге шунда ки: биредә бик сирәк башкарыла торган җырлар җырланды. Менә алар — «Әрәм итте», «Убыр», «Юк».
Шуны әйтми булдыра алмыйм: Gaugaның барлык җырларына да кушылып биюче ике яшүсмер кыз күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Татар телен, альтернатив музыкасын хәзерге яшьләр өчен актуаль икәнен исбатлаучы факт менә!
Кыскасы, артистлардан килгән энергия халыкка яңа сулыш өргән кебек булды. Кызу. Дәрт. Яшьлек! Башка сүзләр бу юлы урынсыздыр.
Нет комментариев