«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Ялларда кар явачак
Яңалыклар
Яңалыклар

Ялларда кар явачак

Ялларда нинди һава торышы көтелә? Хәзер белерсез.

Ял көннәрендә Татарстанда кар явачак һәм көчле җил исәчәк. Ике тәүлек эчендә, 15 һәм 16 февральдә, республикада кар капламы 5-10 сантиметрга артачак. 15 февральдә кар, көндез урыны белән буран һәм җил көтелә. Җил секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә -9-14 градус, көндез  -5-10 градус салкын фаразлана. Якшәмбе, 16 февральдә, төбәк циклон үзәгендә калачак. Кар явачак, урыны белән ул бик көчле булачак. Аерым районнарда буран һәм көчле җил көтелә: төнлә -6-11 градус, көндез -4-9 градус салкын фаразлана.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар