«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яңа елда ял итәчәкбез

Бу хәбәр белән бер ел алдан сезне дә сөендереп куярга булдык.

2025 елның 31 декабрендә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдиме белән, ял һәм бәйрәм көннәрен күчерү хисабына ял көне булачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән хәбәр итә.

Хөкүмәт быелның ял көннәрен раслаганча, 6 һәм 7 гыйнвардагы бәйрәмнәр шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, аларны 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерделәр. Шуннан чыгып, быел да 31 декабрь ял көне булачак.
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое