«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Яңа татар пьесасы» – 2024 бәйгесенә барлыгы 62 пьеса кабул ителгән
Новости
Яңалыклар

«Яңа татар пьесасы» – 2024 бәйгесенә барлыгы 62 пьеса кабул ителгән

«Яңа татар пьесасы» – 2024 конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланган.

Бу хакта Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры сайтында хәбәр иттеләр. 

Бәйгегә барлыгы 62 пьеса килде, диелә хәбәрдә.

Шулай ук сайтта конкурска кабул ителгән пьесалар исемлеген тәкъдим ителгән.

«Яңа татар пьесасы-2024» премиясенә конкурс Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, «Сәйяр» татар театр сәнгатенә ярдәм фонды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан игълан ителде.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.

Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2024 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое