«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яшь артистлар җәйге кичтә матур концерт куячак

Yummy Music лейблының җәйге концертлар сериясе дәвам итә.

18 август көнне Айрат Хәйруллин, Elina, Al Su, АлияНур һәм K3DERT катнашындагы шоукейс тәүге тапкыр Казанның бер барында концерт куячак.

Elina –  татар хатын-кызының замана шартларындагы тормышы турындагы проект

Элина Ситдикова — профессиональ опера җырчысы, педагог һәм сонграйтер, үз җырларында үз-үзеңә мәхәббәт, тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору кебек мөһим темаларны ача. Ә проектның саунд-продюсеры Дмитрий Крапивин —  URTIC төркеменең оештыручысы һәм катнашучысы – татарча текстны һәм көйне эксперименталь R&B жанрына караган, стильле электрон яңгырашка сала. 

Al Su — үзен арт-поп жанрында эзләүче инди-артист 

Алсу Мансурова Gauga һәм Juna төркемнәренең гитаристы Марат Шәяхмәтов белән бергә иҗат итә. 

«Без ниндидер аерым юнәлештә эшләмибез, ә экспериментлар яратабыз. Марат мин тудырган гармонияләрне төрле төсләргә мана, аранжировканы кечкенә элементлардан җыя. Нәтиҗәдә, үзенчәлекле, ихласлык һәм хисләр гаммасы белән сугарылган тукыма килеп чыга. Трекларны тыңлаган саен яңа якларын ачачаксыз», – ди Алсу үзе.

Айрат Хәйруллин — татар Эд Шираны

Айрат Хәйруллин — бу егет чыгышы белән Сарман районыннан. Инди-поп жанрына караган, гади хисләр турындагы назлы җырлар яза һәм башкара. Күп кенә инди-артистлар кебек, Айрат аранжировкаларын да, инструмент белән тавышын да үзе яздыра.

K3DERT (Көчдәрт) — Казан DIY-триосы

Татар телендә иҗат итүче һәм тормыштан ләззәт алып яшәүче өч солисттан торган яшь DIY-төркем.

АлияНур —  блогер, автор-башкаручы, үз җырларын ике телдә, хип-хоп һәм поп жанрында иҗат итеп, башкара. 

Медицина хезмәткәре эшен ташлап, ул төрле масштаблы сәхнәләрне яуларга алына. Җырлар аша дус булу, көч бирү — артистка тормышындагы төп максатларының берсе.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое