Киләсе елда беренче балага ана капиталы 46 мең сумга, икенчесенә 61 мең сумга артачак.
Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.
- Без ана капиталы акчаларыннан 1 миллионнан артык граждан файдаланыр дип өметләнәбез, - диде Котяков Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында.
Ул 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы факттагы инфляция дәрәҗәсе буенча индексацияләнәчәген дә әйтте. Бүгенге көнгә федераль бюджет проектында ана капиталын 7,3 процентка арттыру каралган.
Шулай итеп, беренче балага ана капиталы 677 мең сум тәшкил итәчәк, ә икенче балага — 894 мең сум (гаилә беренче балага ярдәм алмаган очракта)
Нет комментариев