28-30 мартта Әлмәтнең төрле мәйданчыкларында яшь режиссерлар лабораториясенең финалы – КАРАШ фестивале узачак.
«КАРАШ» — АРКАДАШ проектының театраль лабораторияләренең берсе. Бу лаборатория бүгенге көндә Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны (Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифулла, Камил Гатаулла, Наҗия Галимова) берләштерә. Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли.
КАРАШ фестивале программасына спектакльләрне күрсәтүдән тыш, актерлык осталыгы буенча тренинглар, ГИТИС педагогларыннан лекция һәм остаханәләр, шәһәр буенча экскурсия-медиация керәчәк, шулай ук, өч көн дәвамында Әлмәтнең «Открытые Мастерские» дип аталган остаханәсендә дөньякүләм танылган скульптор Әлфиз Сабировның эшчәнлеген күзәтеп булачак. Һәрбер спектакльдән соң театр тәнкыйтьчеләре белән фикер алышу да күздә тотыла.
Чараларга теркәлү бушлай, урыннар саны чикле.
«АРКАДАШ» турында тулырак монда укы:
Нет комментариев