Башкалабызда классик театрлардан тыш, яңа сәнгать мәйданчыклары да күзгә күренеп арта.
Димәк, халыкның театрга кызыксынуы бар. «Яшьләр театрга йөрми», – дип зарланмагыз: чынлыкта яшьләр башка төр – альтернатив театрны үз итә.
Театрны яшьләр кулына тапшырсаң, яңа форматлар табылмый калмый. Яшь режиссерларны ирекле иҗат белән сынар өчен «Татнефть» хәйрия фонды яңа «Аркадаш» театраль лабораториясенә башлангыч салды. «Аркадаш»ның бер өлеше – «Караш» яшь режиссёрлар фестивале һәм ул Әлмәт шәһәренең төрле мәйданчыкларында март аенда узачак. Лабораториядә режиссёр Туфан Имаметдинов мәктәбен үтеп, Россия театр сәнгате институтына (ГИТИСка) укырга кергән яшьләр альтернатив жанрдагы спектакльләр тәкъдим итәчәк. Тулы бер сәнгать әсәре барлыкка китерер өчен, сәнгатьчеләргә нибары 3-4 ай гына бирелә. Спектакльләрнең темалары төбәкне – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарын колачларга, шул як күренешләрен, тарихи вакыйгаларны, риваятьләрне, бүгенге көнкүрешен яңача сурәтләргә тиеш. Фестивальгә әлмәтлеләр генә түгел, бөтен Татарстаннан театр сөючеләр килер дип көтелә.
Без, ИДЕЛ журналы, «Караш» проекты режиссёрлары белән сөйләшеп, булачак спектакльләрдән нәрсә көтәргә икәнен сораштык.
КАМИЛ ГАТАУЛЛИН
Режиссёр, актёр һәм композитор булып эшли. Казан театр училищесын тәмамлагач, Казан дәүләт яшь тамашачы театрында һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында хезмәт куя. Бүгенге көндә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында куючы режиссёр булып эшли һәм шулай ук Россия театр сәнгате институтында белем ала.
«Хранители мест»
«Документаль спектакль-перформанс. Әлмәт шәһәре 1953 елда рәсми рәвештә шәһәр атамасын ала. Әлеге вакыйганы үз күзләре белән күргән кешеләр әле дә булса шәһәрдә яши булса кирәк. Без шәһәрнең барлыкка килүе, кара алтын табу һәм җитештерүнең шәһәрне ни дәрәҗәдә үзгәрткәне турында моны үз күзләре белән күргән кешеләр белән күрешеп сөйләшергә булдык. Аларның тарихларын, тормыш юлын, истәлекләрен яздырып алып, тупланган тарихны эшкәртеп тамашачыларга тәкъдим итәргә уйлыйбыз».
НАҖИЯ ГАЛИМОВА
Театр сәнгатенә килгәнче дизайнер булып эшли, Туфан Имаметдиновның режиссёрлык курсларына башта ирекле тыңлаучы булып кына йөри, аннан режиссура белән тирәнтен кызыксынып китә һәм уңышлы гына имтиханнар тапшырып, Мәскәүгә ГИТИСка укырга керә. «Аркадаш» кысаларында «КооооооФ» дип аталган интерактив-иммерсив спектакль әзерли.
«КооооооФ»
«Кара май чыгарыла торган өч шәһәр киселешендә Карабаш дип аталган тау бар. XVIII-XIX гасырларда бу җирлектә Габдрахман Карабаш атлы галим, дин һәм тел белгече яшәгән. Ул Коръәннең дөрес укылышы, тәҗвид буенча шигъри формадагы дәреслек яза. Әлеге дәреслекне бөтен дөньяда әлегә хәтле кулланалар. Без тамашачыларны уен, интерактив аша Габдрахман Карабаш методикасы һәм авазлар укылышы механизмы белән таныштырачакбыз. Спектакльнең җанрын «гамәли дәрес» дип атап булыр иде. Театраль мәйданчыкларның берсендә без 32 урындык куячакбыз. Алар, тешләр кебек, бер-берсенә парлы булачак (әлеге идея Карабашның рәсемгә күчергән эскизларын күргәч барлыкка килде). Интерактивта катнашырга әзер булган 32 кеше алып баручы, дирижёр һәм «тел» кушканны эшләячәк. Калган тамашачылар спектакльне тышкы яктан күзәтә алачак. Музыкаль бизәлешне композитор Фәрһад Бәхтияри үз өстенә алды. Музыка, пластик хәрәкәтләр сәхнәдә яңа төрле спектакль – чын сәнгать әсәре тудырыр дип көтелә».
ТАЛИЯ ТӨХФӘТУЛЛИНА
Тумышы белән Арчадан, ТНВ каналыннан грант отып журналистика юнәлешенә укырга керә һәм Шаян ТВ каналында эшли. Телевидениедә режиссёр буларак эшләгән проекты белән ТЭФИ премиясе ала. Узган ел үзе өчен генә Туфан Имаметдинов курсларына йөри башлый һәм, үзе дә көтмәстән, ГИТИСка драма режиссёры юнәлешенә укырга керә. Балалар өчен берничә спектакль куя һәм Айдар Җәббаровта режиссёр ярдәмчесе булып эшләп ала.
«Әдәби Әлмәт»
«1960-70 елларда Әлмәттә «Әдәби Әлмәт» дигән берләшмә эшли. Анда республикабызның төрле төбәкләреннән язучылар һәм шагыйрьләр чакырыла. Алар нефть өлкәсе һәм нефтьчеләр турында төрле әсәрләр иҗат итәргә тиеш була. Әлеге вакыйганы без төп тема буларак алдык та, шуның буенча мәгълүмат туплый башладык. Архив документлары, хатлар, язучыларның балалары истәлекләре. Эзләнү эшләре бик җиңел бармады. Безнең фаразлар, өметләр акланмады. Әмма кайбер кызык әйберләр таба алдык. Һәм шул табылган әйберләр буенча инсталляция ясап карарга булдык. Нефтьчеләр, буровикларның кара май табу эшендә «культбудкалары» булган. Ул будкаларның мәдәнияткә катнашы юк, алар бары ял урыны дип кабул ителгән. Без, үз чиратыбызда, шәһәр эчендә шундый бер будка ясап карарга һәм аны мәдәният белән бәйләргә булдык. Шәһәр хуҗалары һәм кунаклары бу будкага кереп ял итә, чәйли алачак һәм шул ук мәлдә җирле тарих, мәдәният белән дә танышачак. Аны заманча итеп эшләргә тырышачакбыз».
ДАМИР СИДЕЕВ
Тумышы белән Әтнәдән, Алабугада үсә. Казан дәүләт энергетика университетына укырга керә, студент чагында театр белән кызыксынып китә һәм читтән торып укуга күчә. Бәйрәмнәр агентлыгы ача, туйларда алып баручы булып эшли. Соңрак Әтнә татар дәүләт драма театрында актёр, режиссёр булып эшли. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры уздырган дәресләргә йөри һәм шулай ук Россия театр сәнгате институтына керә. Татарстан буйлап халык театрларында спектакльләр куя.
Бөгелмә | Изгибы | Извилины жизни
«Темаларның төбәккә бәйле булырга тиешлеген белгәч, мин социаль челтәрләрдә казынып алырга булдым һәм анда «Ищу тебя, Бугульма» төркеменә тап булдым. Анда үсмерләр үзләренә пар яки дуслар эзлиләр, аралашалар. Бу тема миңа кызыклы булып тоелды. Бүгенге көндә яшьләр ничек аралаша, алар нәрсә турында уйлый, нәрсә борчый, киләчәкне ничек күрәләр... Бөгелмә кечкенә шәһәр – анда халык саны да кими бара. Яшьләрнең ни өчен киткәнен, калганнарның ни өчен калганын беләсе килде. Олы буынның карашы да кызык – алар ни өчен Бөгелмәдә калырга булганнар... Безнең бу проект шулай туды. Шәһәрнең төрле яшьтәге һәм төрле катлам кешеләр белән аралашып бик күп материал җыйдык. Кызыклы булыр дип уйлыйм».
ИЛНУР ГАРИФУЛЛИН
Режиссёр, театр һәм кино актёры. Режиссер буларак 9 дан артык спектакль куя. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрда режиссёр булып эшли. Моңарчы Казан дәүләт яшь тамашачы театры актёры була, MOÑ һәм башка альтернатив мәйданчыкларда уйный һәм күп мактаулы исемнәргә лаек була. Бүгенге көндә Россия сәнгать институтында белем ала.
«Ключ времени»
«Яңа төрле фәнни мәсәл форматын сыный торган театраль тәҗрибә Лениногорск шәһәренең чишмәләренә багышланачак. Лениногорск районында 260 лап чишмә бар. Аларның 33 ен генә эчәр өчен кулланалар. Шулай ук кайбер чишмәләр тарихи кыйммәткә ия, төрле риваятьләре бар. Без шул риваятьләрне барлап инсталляция ясарга һәм алар турында сөйләргә булдык. Безнең актёр инсталляция ярдәмендә, интерактив формада төрле тәҗрибәләр ясап караячак һәм шул ук вакытта, төбәккә бәйле риваятьләр, тарих, рефлексия белән уртаклашачак. Спектакльгә килгән кеше үзен гаҗәеп лабораториядә кебек хис итәчәк һәм үзе өчен һичшиксез ниндидер «ачыш ясаячак».
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев