«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Ноябрь ае өчен арттырылган хезмәт хакы алырга мөмкин

Көзнең соңгы аенда татарстанлылар 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итәчәк.

Шулай ук республика халкы өчен 6 ноябрь дә бәйрәм көне булачак. Күрсәтелгән даталарда эш бирүче хезмәткәрне эшкә чакыра ала, әмма моңа хезмәткәрнең ризалыгы булырга һәм бу көннәрдә эшләгән өчен икеләтә түләү булырга тиеш.

Ноябрь бәйрәмнәрендә шулай ук смена графигы булган хезмәткәрләр эшләячәк. Әмма әлеге категориядәге татарстанлыларга бары тик бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә генә икеләтә түләү каралган, ә 2 һәм 3 ноябрьдә эшкә чыгу өчен бер тапкыр гына түләнәчәк.

Димәк, икеләтә түләүле көннәрдә эшләячәк татарстанлыларга ноябрь өчен югары хезмәт хакы түләнәчәк, ул күпчелек очракта декабрьдә күчереләчәк.

«Шәһри Казан»

 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар