Нинди яллар икәне турында хәзер сөйлибез!
Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан халкы дәүләт һәм республика бәйрәмнәре көннәрендә, шулай ук өстәмә ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда татарстанлылар өстәмә ял көннәренә дә исәп тота ала.
Ял көннәрендә эшләгән өчен ял
Бәйрәм яки ял көннәрендә эшләгән өчен, хезмәткәргә өстәмә ял көне яки акчалата түләү алу хокукы бирелә. Закон нигезендә, мондый көннәрдә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Хезмәткәр үз теләге белән акчалата компенсация урынына отгул рәсмиләштерә ала. Ул чагында бәйрәм яки ял көннәрендә эшләгән өчен бер генә күләмдә түләнәчәк,ә ял көне өчен түләнмәячәк.
Инвалид балаларның әти-әниләре өчен өстәмә ял көннәре
Инвалид баланың әнисе яки әтисе, шулай ук аның законлы опекуннары яки попечительләре аена дүрт өстәмә ял көненнән файдалана ала. Өстәвенә, әти-әниләр бу көннәрне үзләре теләгәнчә бүлешергә хокуклы, йә аларның берсе дүрт көннән дә файдалана ала. Ял көннәре уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.
Диспансеризация узу өчен ял көне
Татарстанлылар шулай ук диспансеризация узу өчен өстәмә ял көне алуга хокуклы. 40 яшькә кадәрге затлар өч елга бер тапкыр түләнә торган бер көннән файдалана ала. 40 яшьтән алып пенсия алды яшенә кадәр мондый көн ел саен бирелә, ә пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар елына ике ял көненә хокуклы. Тикшерүдән соң хезмәткәр эш бирүчегә диспансеризация узу турында белешмә бирергә тиеш.
Кан донорлары өчен ял
Кан һәм аның компонентлары донорлары өстәмә өч ял көненә: медицина тикшерүе узган көнне, кан тапшырган көнне, шулай ук үзләре теләгәнчә өстәмә ял көненә хокуклы. Алар барысы да уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.
Авыл җирендә хатын-кызларга өстәмә ял көне
Татарстанда авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар айга бер өстәмә ял көненә исәп тота ала. Әмма мондый ял көне өчен эш бирүче түләмәячәк.
Нет комментариев