«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Мәхәббәт» комиксы: рәссамнар белән танышабыз
Новости
Лайфстайл

«Мәхәббәт» комиксы: рәссамнар белән танышабыз

Быел Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова «Мәхәббәт» исемле комикслар җыентыгы тәкъдим итте.

«Мәхәббәт» – аларның өченче җыентыгы һәм ул татар гаиләләренә багышланган. Дүрт гаилә тарихын дүрт рәссам комикс форматына күчергән. Без сезне әлеге рәссамнар белән кыскача гына таныштырырга булдык. Шулай ук, комикстан өзек тә тәкъдим итәбез. Бу язмада сезне Фәйрүзә Латфуллина белән таныштырырбыз, ул Рәхим-Кәшифә Тумашевлар гаиләсе турында комиксны ясаган.

– Минем бөтен тормышым рәсем ясау белән бәйле, әмма әлегәчә тулы комикслар ясаганым юк иде. Шуңа моны яңа тәҗрибә дип атарга буладыр. Рәсем – минем тормышымдагы хобби да, эш тә: хәзер мин иллюстратор, дизайнер булып эшлим. Иҗатымда аерым стиль, тема юк. Кайчак бу минем өчен начар да, чөнки үзенең аерылып торган стиле булган рәссамнарны күбрәк кеше белә, алай танылу да җиңелрәк. Икенче яктан, аерым юнәлештә эшләмәвемне үземнең көчле ягым дип кабул итәм, чөнки мин ул мәсьәләдә үземне чикләмим, төрле стильләрдә эшли алам. Алай да иң яраткан жанрны аерып чыгарасым килә, ул – скетчинг, ягъни тиз рәсемнәр. Кемнәр беләндер күрешкәндә яки үзем генә йөргәндә дә төсле карандашлар яки линер белән нидер ясап алырга яратам: кешеләр, биналар, табигать күренешләре...

Тумашевлар гаиләсе тарихында мине иң сокландырганы – Кәшифә ханым үзе. Үзенең яраткан эше, матур гаиләсе булган үрнәк хатын-кыз ул. Максатчан һәм кыю да үзе: нинди генә авырлыклар аша үтәргә туры килсә дә, үзенә һәм максатларына тугры кала. Гомумән, мине андый иҗади династияләр сокландыра.

Комикс ясау процессында берничә кыен момент белән очрашырга туры килде. Беренчедән, сценарийны укып чыккач, аны рәсемгә күчерү процессы. Бу урында герой нәрсә әйтә, аның сүзләрен ничек итеп урнаштырабыз, бу рәсемдә нәрсә күренә: битме, табигать күренешме, герой кулларын ничек итеп куя һәм башкалар. Боларны, ясый башлаганчы, күз алдына да китерүе кыен булды. Эшнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта иң кызыклы өлеше шул булгандыр. Шулай ук бу минем өчен башыннан азагына кадәр татар телендә башкарылган беренче эш. Регина, Рәдиф белән аралашудан алып, комиксны ясауга кадәр – барысы да татар телендә. Миңа бик файдалы тәҗрибә булды ул. Бу комиксны әзерләү процессында үземне татар мәдәни дөньясының бер өлеше итеп тойдым – бик кадерле хис.

Кәшифә Тумашева – беренче профессионал татар хатын-кыз режиссёры, актриса, радио дикторы. Рәхим Тумашев – Иркутскта татар драма театрын оештыручы шәхесләрнең берсе

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое