«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда Башкорт академия драма театрының зур гастрольләре узачак

2025 елның 10 ноябреннән 16 ноябренә кадәр Казанда Башкортстан Республикасы Милли театрының әйдәүчесе Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының зур гастрольләре узачак.

«Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында театр үз репертуарының иң яхшы спектакльләрен — классика буенча заманча куелышларны, музыкаль комедияләрне, фәлсәфи драмаларны һәм кеше язмышы турында шигъри тарихларны тәкъдим итәчәк.

Башкорт академия драма театрына багышланган махсус матбугат конференциясендә Зиннур Сөләйманов, Римма Каһарманова, Хөрмәтулла Утәшев, Фәрит Бикчәнтәев һәм Илгиз Зәйниев куелачак спектакльләр, гастрольләр белән бәйле истәлекләр, артистларның яңа бинага карата хисләре турында сөйләделәр.

Театр гастрольләре Казанның ике күренекле сәхнәсендә узачак. Гастрольләр 10 ноябрьдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының тарихи сәхнәсендә (Татарстан ур., 1) Таңчулпан Гарипованың «Бөрәкәй» спектакле белән ачылачак.

«Камал коллективы ул бина белән хушлашкан, ә бит ул сәхнәне без дә яратабыз! Ничә еллар дәвамында килеп үзебезнең премьераларыбызны уйнадык, язмыш үзе безгә менә шушы сәхнә белән хушлашырга форсат бирде. Без шуңа бик нык куанабыз», – дип аңлатты театр актрисасы Римма Каһарманова.

Алдагы барлык спектакльләр Камал театрының яңа бинасында — Һади Такташ урамы, 74 адресы буенча куелачак, бу традицияләр һәм хәзерге заман диалогы символы булачак.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры соңгы елларның иң яхшы спектакльләрен — «Алтын битлек»премиясе Лонг-исемлегенә кергән Россия һәм халыкара фестивальләр лауреатларын тәкъдим итәчәк. Алар арасында – «Бөйрәкәй / Бурёнушка» (Т. Гарипова), «Ҡара йөҙҙәр / Черноликие» (М. Гафури, инсц. А. Абушахманов, Ш. Гильманова), «Йәш йөрәктәр / Молодые сердца» (Ф. Бурнаш), «Һуңғы йәйләү. Джут» (О. Жанайдаров), «Ай тотолған төндә / В ночь лунного затмения» (М. Кәрим), «Йырланмаған йырым һин… / Неспетая песня моя…» (В. Исхаков), «Яратам, тип әйтеп өлгөрмәнем / Не успела сказать “люблю”» (Г. Гыйззатуллина), «Ҡоҙаса / Кодаса» (Б. Бикбай, З. Исмәғилев) спектакльләре бар.

Илүзә Минһаҗева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое