Әдәбият сөюче яшьләрне каян табарга була дигәч, беренче чиратта (әлбәттә, ИДЕЛ журналы укучыларыннан тыш) «Әллүки» искә төшә.
«Әллүки» – Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегендәге әдәбият түгәрәге. Яшь иҗатчылардан җәй көне нәрсә укуларын сораштык. Әлеге язма журналның август санында чыкты.
Сөмбел Хөсәенова:
Бу җәйдә Динә Латыйпованың «Мәк чәчәге» китабын укыдым. Уку барышында геройларының язмышын, кичерешләрен аңлыйсы, вакыйгаларның ничек тәмамлануын беләсе килә. Минемчә, «Мәк чәчәге» – татар әдәбиятындагы лаеклы әсәр, укыганнан соң, күңелдә озак саклана. Кешелекле булырга, бер-беребезне аңларга, яратырга өйрәтә. Китап һәркемгә, бигрәк тә хәзерге вакытта рухи азык эзләүчеләргә ошаячак.

Динә Латыйпова «Мәк чәчәге», 12+. Динә Латыйпованы күпләр җырчы буларак белә, әмма аның шактый кызыклы берничә әдәби әсәре дә бар. «Мәк чәчәге» китабы – чираттагысы. Бу китапта автор кешенең эчке дөньясын, хис-кичерешләрен нечкәлек белән сурәтли, тормыш мәгънәсе, яшәү асылы турында уйланырга мәҗбүр итә. Геройларының шатлыклары, кайгылары, өметләре, хыяллары укучыны битараф калдырмый, әсәрнең халыкчан теле ышандыра.
Илүзә Минһаҗева:
Бу араларда Мәдинә Маликованың «Кызыл гөл» романын укый башладым. Әсәр Мортаза исемле егетнең гаделлеккә ирешергә тырышуы турында. Роман Мортазаның әнисенең төрмәгә эләгүенә гаепле кешене эзләп табып, үч алуы белән башланып китә. Әсәрдә тоталитар заманның зыяны, әти-әни язмышының балаларга йогынтысы һәм бүтән кызыклы темалар күтәрелә. Әсәр үземә бик ошый, чөнки җиңел, матур тел белән язылган, детальләргә дә аерым игьтибар бирелә, кыскасы, укыган саен укыйсы килә.

Мәдинә Маликова «Кызыл гөл» 12+. Танылган язучы Мәдинә Маликованың «Кызыл гөл» дигән китабы 2005 елда дөнья күргән иде. Язучының әсәрләре тиз арада сатылып бетә, шуңа күрә китапны кибет киштәләрендә табуы инде кыенрак. Әмма аның аудио варианты интернетта бар. «Кызыл гөл» – ике буын язмышы турындагы роман. «Кызыл гөл» – үткәннәр белән бүгенгене параллель сурәтләүнең кызыклы варианты. Геройлар хәзерге заманда яшәсәләр дә, үткән вакытның авырлыкларын һәм тәэсирен әле дә тоялар.
Ихтыяр Кыямов:
Хәзерге вакытта Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романын укып ятам. 1920–1930 нчы еллар әдәбияты курсын үзләштергәндә, мин классикның Совет чоры иҗаты белән тәүге тапкыр танышкан идем, «Кызыл чәчәкләр», «Безнең көннәр», «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрләрен укып чыктым. Җәйге тәгътил вакытында «Тирән тамырлар» белән «Казакъ кызы» романнарын өйрәнеп алырга исәп. Галимҗан Ибраһимов – чын мәгънәсендә классик әдибебез. Аның иҗаты белән тулаем таныш булырга тиешмен дип саныйм. Миңа аның әсәрләренең теле ошый. Татар тормышын бик оста итеп тасвирлавы, һәр нечкәлекне сурәтләп бирүе игътибарымны җәлеп итте.
.jpg)
Галимҗан Ибраһимов «Тирән тамырлар» 16+. Күпчелек кеше әсәрне «Фәхрине үтереп ташладылар» фразасы белән ассоциацияли. Әлеге үлем төрле катламга караган, төрле тормыш тәҗрибәсенә ия булган персонажларда төрле хис-кичерешләр уята. Димәк, тамырлар кешенең тормышына, чынбарлыкны кабул итүенә тәэсир итә. Галимҗан Ибраһимовның әлеге әсәре шактый катлаулы, чөнки анда геройлар да, вакыйгалар да күп, өстәвенә, әсәр тарихның төрле чорларын үз эченә сыйдыра – монда Беренче бөтендөнья сугышы да, революция белән гражданнар сугышы да, социализм төзергә омтылышлар да кереп урнаша.
Адилә Зыязетдинова:
Үзем дә шигырьләр язгач, шигырь китапларын уку күбрәк ошый. Эльмира Җәлилованың «Төнге кояш» китабын укыган мәлем. Ул китаптагы һәр шигырь күңелдә тәэсир калдыра. Күптән түгел генә Ягъсуф Шәфыйковның «Хуш, Агыйдел» китабын укыдым. Ул китапта язучының кечкенә чагы, туган авылы, якыннары турында язылган.

Ягъсуф Шәфыйков «Хуш, Агыйдел» 12+. 2002 елда чыккан хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы ул. «Хуш, Агыйдел!» әсәре буенча пьеса языла һәм Чаллыда спектакль куела. Сюжет нигезендә – Чаллыда Кама елгасы аша плотина төзегәндә, Түбән Кама ГЭСы инженер корылмаларын торгызганда, авылларны бетереп, халыкны күчерү вакыйгалары. Бу язмыш Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядә яшәүчеләргә дә кагыла. Спектакльне халык драмасы дип атарга мөмкин.
Камилә Әхмәдиева:
Яраткан китапларымның берсе – М. Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» китабы. Ул балаларның сугыш вакытындагы хыяллары һәм тормышлары, күргән авырлыклары турында сөйли. Китаптагы геройларның язмышлары аша без шул чорның катлаулы һәм тетрәндергеч мизгелләрен тоябыз. Аларның дуслыклары, гаиләгә булган мәхәббәте һәм киләчәккә ышанычы укучыны тирән уйланырга мәҗбүр итә. Сугышның балаларга китергән зыяны һәм аларның көчле рухы бик яхшы чагылдырыла. Минем өчен бу китап – үткәннәргә сәяхәт һәм безнең тарихның мөһим өлеше.
Мөхәммәт Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары» 12+. Һәрбер татар кешесе укырга тиешле әсәрләр исемлегендә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте һичшиксез булыр иде. Әсәр актуаль темага – сугыш чоры балаларының көнкүреше, педагогия училищесына укырга керүе, күп авырлыкларга дучар булулары турында. Автор геройларның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә. Иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табып була – әсәр шул турыда. Әсәрнең аудиоварианты бар.
Ралинә Хәбирова:
Фәнни-популяр әдәбияттан Фрэнк Сноуденның «Эпидемии и общество: от Черной смерти до новейших вирусов» китабын укыйм. Тарихка бәйле китап бу. Тарих турында булгач, әлбәттә, карашлар төрлелеге күзәтелә, китапны укыганда моңа әзер булырга кирәк.

Китапта эпидемияләрнең дәүләтләр тарихына, сугышлар барышына, халык аңына булган йогынтысы, моның сынлы сәнгать, әдәбият (символлар, образлар, портрет тудыруда, мәсәлән, туберкулёз авыруының романтик сурәте) һәм модада чагылыш табуы турында кызыклы мәгълүматлар урын алган.
Фрэнк Сноуден «Эпидемии и общество: от Черной смерти до новейших вирусов» 16+. Фәнни-популяр тел белән язылган зур күләмле китап бу. Тарихтагы эпидемияләр, аларның кеше тормышына тәэсире, кеше һәм аның яшәешен «чәйнәп бирә» торган хезмәт. Без кичергән авыруларның цивилизациягә тәэсире чиксез зур: яңа җирләр ачу, сәүдә юллары белән инфекцияләр таралу, борынгы дәвалау ысуллары, микроскоп, антибиотиклар, вакцина, санитар нормаларының барлыкка килүенең тормышка тәэсире, иң нәни булып саналган нәрсә – вирус һәм бактерияләрнең дин һәм иҗтимагый карашлар, киенү рәвешенә, дәүләтләрнең таркалуына ничек тәэсир итүе турында сөйләнелә.
Комментарийлар юк