«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Роберт Миңнуллинның гомер моңы – Кариев театры яңа премьера тәкъдим итте

Быел Габдулла Кариев театры үзенең 38 нче сезонын «Шәхесләр елы»на багышлый. Театрда даһи шәхесләр белән бәйле спектакльләр, проектлар тәкъдим ителә.

Без шуларның берсенә – Роберт Миңнуллинга багышланган «Гомер моңы» спектакленә тукталырбыз. Премьера кичә – 31 октябрьдә булды. Миңа әлеге спектакльнең репетицияциясен карау бәхете елмайды, чөнки журналга ничек тә материалны актуаль чакта язып тапшырырга кирәк иде. Аның каравы премьераны түземсезлек белән көттем һәм сәгать ярым барган спектакльне репетициядә күргәннәрем белән чагыштырып утырдым. 

ИҢ ЭЛЕК СПЕКТАКЛЬНЕҢ ТАРИХЫ ТУРЫНДА

«Гомер моңы» спектакле артында 11 ел элек башланган тарих тора. 2014 елда «Бәхетле тарихлар» фонды балалар өчен «Глаголица» әдәби премиясен уйлап таба. Биредә беренче көннәрдән жюри вазифасына Роберт Миңнуллин чакырыла. «Бәхетле тарихлар» фонды оештыручысы Ирина Хөснетдинова ике ел элек Роберт Миңнуллин истәлекләре турындагы «Кто сказал, что мы взрослые?» җыентыгыннан шагыйрьнең әнисе турындагы истәлекләренә юлыга. Шул мизгелдә бу тарихны балаларга сөйләргә кирәк икәнен аңлый, шулай итеп «Гомер моңы» спектакле идеясе туа. Иң сөенечлесе – әлеге идея спектакль буларак җитешә. Сценарийны Булат Минкин, Айгөл Минкина һәм Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу Сабирова бергәләп яза. Кариев театры актёры, режиссёр Эльдар Гатауллин бу эшкә ныклап тотына. Аны репетициядә көчкә «эләктердем» – бик уйга чумган, тыгыз вакыты иде.

Репетиция. Фирүзә Вәлиева фотосы

«Спектакль 12 өзектән тора – анда 12 хатирә күрсәтелә, 45 шигырь укыла. Роберт абыйның яшь чагыннан алып соңгы көннәренә кадәр тормышында булган иң якты вакыйгаларны алырга тырыштык. Без тормышның гамма аша сурәтен стоп-кадрга фотография аша алабыз бит? Ә шигырь белән без хис, эмоцияне «тәрҗемә итәбез». Шуңа күрә Роберт абый шигырьләрендәге хатирәләре эзләреннән моң эзләдек», - дип сөйләде ул.

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИЛҺАМ ЯКТЫСЫ

12 өзекнең кайдан башланганын һәм тәмамланганын без сәхнә өстенә эленгән утлы шарлардан чамалыйбыз. Аны алмагач дип тә уйларга да мөмкин. Рәссам Сергей Рябинин текстны укыгач, аны агач итеп күзаллаган: аны уңдырышлылык, авыл, гаилә, нәсел дип аңларга мөмкин.  Һәм ул утлар спектакль буе тамашачы игътибарын җәлеп итә. Уникенче шар сәхнә алдында «йөри» – аны кулдан-кулга күчереп йөртәләр, күккә чөяләр, агач ботагына элеп куялар, кечкенә Робертка да тапшыралар. Бу шар исә илһам яки моңны хәтерләтә кебек.

Спектакль. Игорь Глазырин фотосы

Роберт Миңнуллинның илһамы шундый якты һәм башкаларга да нур өстәүче булганын аңлыйсың. (Бу чыннан да шулай!) Кечесе дә, олысы да ул шарны кулына алгач елмая, тизрәк башкалар белән бүлешергә тели. Гүя без бу моментта Роберт абыйның шигырьләрен укучысына ничек тәэсир иткәнен күрәбез. Хәер, шагыйрь генә түгел, Роберт абый журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә иде. Спектакльдә аның төрле өлкәдәге хезмәте күрсәтелә. Ләкин нинди генә даһи булмасын, ул гадилеген саклап калган, үзе дә моны еш әйтә. Спектакльдә шәхеснең гадилеген өскә таба сузылган басма тасвирлый кебек: Роберт аның иң өстенә менми, тукталып кала да, кире төшә – һәм гел шулай кабатлана. Бу аның безнең арадагы кеше икәнен аңлата сыман. 

СПЕКТАКЛЬ КЕМНӘР ӨЧЕН?

Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укымаган, белмәгән кеше юктыр инде. Әмма шагыйрьнең нинди сынаулар, юллар узганын белмәүчеләр дә булырга мөмкин. Бу спектакль бигрәк тә мәктәп укучыларына файдалы һәм кызыклы булачак: шигырьләр дә сөйләнә, аларга язылган җырлар да башкарыла, әнисе, туган ягына мәхәббәт тә күрсәтелә – Роберт Миңнуллинны тагын да ныграк яратырга һәм онытмаска этәргеч бирә. Спектакльнең яшь чикләве 12+ дип торса да, һәркем дә анда үзенә яңалык алачак һәм рәхәт хисләр кичерәчәк.

МӘХӘББӘТ, КАЙТАВАЗ, КҮҢЕЛ

Мәхәббәт, гашыйклык күренеше дә самими һәм саф итеп күрсәтелә. Кыз белән егетнең ике күпердә бер-берсенә хат укуы романтик мохиткә чумдыра. Клара Миңнуллинаны (шагыйрьнең тормыш иптәше – Авт.) Казан театр училищесы студенты Әминә Хөснетдинова уйный. Эльдар аны алга таба театр өчен  потенциалы зур булган актриса итеп күргәнен әйтте. Спектакль өчен махсус чакырылган тагын бер нәни актёр бар – 6 яшьлек Баязед Кәримов, ул нәни Робертны уйный. Вакыйгаларның башыннан ахырына кадәр сәхнәдә алмагач янында күзәтә. Аңа карагач, Роберт Миңнуллинның кайтавазы – балачак хатирәсе аны гомере буе озатып килгәнен аңлыйсың. Шул нәнинең урта яшьтәге Робертка каурый тапшыруы да матур мизгел – димәк, иҗат дәвам итә…

Спектакль. Игорь Глазырин фотосы

Робертның образын Кариев театры актёры Айрат Шамс гәүдәләндерә. Ул гел Сөн баласы (Рамил Вафин) белән сөйләшә. Тормышындагы җаваплы адымнары, гамәлләре һәм сынаулары Сөн баласы тарафыннан ишетелә: ул Робертның хис-кичерешләре, уйлары, бәргәләнүләре – барысы да. Әйтерсең, Айрат Робертның без күргән тормышын яши, ә Рамил аның уйларын ачып сала. Һәм син кешенең эчке дөньясы шундый тирән икәнен аңлыйсың

Репетиция. Рамил Вафин Фирүзә Вәлиева фотосы

Спектакльдә бер актёр 4-5 роль башкара. Альбина Гайзуллина, Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина, Инсаф Хәләүтдинов, Халидә Сөнгауллина, Илназ Хәбибуллин беренче чиратта барысы да – илһам: моңлы да, гел ашкынучан, әмма самими дә. Шагыйрьнең илһамы төрле булганын аңлыйсың, юкса, иҗаты шундый бай булыр идеме икән? 

Репетиция. Фирүзә Вәлиева фотосы

Әни сәхнәсен күз яшьләрсез карап булмый. Халидә апа Сөнгатуллина ак шәльяулык ябынып чыкканнан соң, лирик өлеш башлана. Роберт Миңнуллин иҗатында ана роле зур урынны алып тора һәм бу спектакльдә дә сизелә. Әмма миңа «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» җыры җитмәде. Репетициядә ул җырны ишетеп калдым кебек исемдә калгангамы, спектакльдә дә шул җырны тыңлыйсы килгән иде, гәрчә «Ташлама, әнкәй, ташлама» җыры яңгыраса да.

Репетиция. Халидә Сөнгатулинна Фирүзә Вәлиева фотосы

ШАГЫЙРЬНЕҢ ИЛҺАМЫ НИНДИ БУЛГАН?

Бу сорауга җавап спектакль азагында табыла:

«Күңел язарга сорый. Эштән аерылып булмый, мөмкинлек юк. Шагыйрь генә булып, бакчамда ятып шигырь моңын сузасы иде дә бит. Юк, ә мин мөмкинлеген табам. Табам бит. Шигырьләрем тамчы-тамчы кәгазь битендә моң тудыра. Кич. Мин бүлмәдә. Илһам юк. Менә бүлмәнең ишеген ачып җибәрәм. Күрше бүлмәдән иң татлы тавышлар ишетелә: балалар уйнаша, көлешә, илһам шунда ук биләп ала – ямьле шигырь моңы үзеннән-үзе сузыла. Менә бит ул бәхет – балалар, гаилә, илһам, иҗат».

Таңсылу Сабирова, Роберт Миңнуллинның кызы:

«Бу бик кызыклы, ләкин үзенә күрә катлаулы да проект. Чөнки шигъриятнең театр белән бергә мондый тыгыз бәйләнеше сирәк күренеш. Татар әдәбиятын популярлаштыруга багышланган проектларны без хуплыйбыз. «Бәхетле тарихлар» фондыннан мөрәҗәгать булу белән, сценарист Булат Минкин белән бергәләп эшкә керештек. Мин әдәбият белгече түгел, ләкин әтинең иҗатын, шәхесен якыннан белгән кеше буларак, киңәшфикерләремне белдердем. Булат белән спектакльнең юнәлешен эзләдек. Татар әдәбиятын шигърият, театр аша популярлаштыру турында сүз алып барабыз икән, без ничек тә аның шәхесенең, иҗатының күп кырлылыгын ачарга тиешбез. Шуңа күрә пьесаны кече яшьтәгеләргә дә, олыларга да туры килерлек итәргә тырыштык. Шигырьләрне Булат үзе сайлады. Тормышында беренче шигыреннән алып соңгы көненә кадәр язылган бер тупланма әсәр килеп чыкты дисәк тә була. «Гомер моңы» дип аталуы да үзенчәлекле, без ул сүзне тәрҗемә итә алмыйбыз. Роберт Миңнуллинның гомер агышының бөтен дәвере моңга чорналып баргандыр дип аңлыйм».

Таңсылу Сабирова. Игорь Глазырин фотосы

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое