«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Фәнис Җиһаншадан мастер-класс: куркуны энергиягә әйләндерү

30 октябрь көнне «Шәп продакшн» кысаларында Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры Фәнис Җиһанша сәхнә осталыгы һәм кеше алдында чыгыш ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер-класс ике өлештән торды. Беренче өлешендә Фәнис Җиһанша катнашучыларга тавыш белән идарә итү, аның киңлеген һәм матурлыгын ачу серләрен өйрәтте. Аерым игътибар диафрагма белән дөрес сулау техникасына бирелде. Ул тавышның киңлеген һәм көчен арттыру өчен берничә практик күнегү үткәрде, бу күнекмәләр катнашучыларга үз тавышларын мөмкин кадәр эффектив кулланырга мөмкинлек бирде. 

Мастер-классның икенче өлеше дә бик кызык булды. Биредә спикер аудитория алдында чыгыш ясауның төп дошманын – куркуны җиңү юллары белән бүлеште. Эшне башлаганчы, спикер куркуның төп сәбәпләрен катнашучылар белән бергә ачыклап китте. Алар арасында каушау, ялгышудан курку, «кеше ни әйтер» дип борчылу, үз-үзеңә ышанмау, сөйләм барьеры һәм дефектлары, оялу, материалны белмәү, түбән үзбәя һәм начар тәҗрибә яисә бөтенләй аның җитмәве һ.б аерыпм сөйләде.

«Куркуны җиңәр өчен аны үзеңнең энергиягә әйләндерергә кирәк», – дип ассызыклады Фәнис Җиһанша. 

Аннары катнашучылар берничә биремнәр башкарды.  Куркыныч эмоция күрсәтте, уйлап табылган телдә ышанычлы итеп сөйләделәр һәм бер җөмләне төрле эмоцияләр белән әйттеләр, иң кызыгы, болар барысы да камера алдында башкарылды. Бу халык алдында оялуны юкка чыгаручы шәп ысул булып чыкты.

Барлык катнашучылар өчен бу мастер-класс чыннан да файдалы һәм кызыклы тәҗрибә булды. Аларны яңа белемнәр һәм күнекмәләр белән баетырга, сәхнәдә үз-үзләренә ышанычлы чыгыш ясау сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.

Илүзә Минһаҗева

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое