15 август, 17.00 сәгатьтә, Горки-Әмәт урманында иң көтелгән чараларның берсе була - «Идел» - «Идель» журналы 35 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.
Бәйрәм «диджитал-детокс» кичә форматында узачак. Дусларың белән табигатьтә рәхәтләнеп ял итәргә, яраткан музыкаңа биергә, фуршеттан авыз итәргә, фотога төшәргә, файдалы лекторий тыңларга мөмкин булачак.
Юбилей программасында: эшкәртелгән кәгазьдән экооткрыткалар ясау буенча иҗади мастер-класс, «Люди» автопортреты студиясеннән фотозона, лектория Malsi Music һәм Илгиз Шәйхразиевтан диджей-сет, Gauga, Beku, Майкрайз, Al Su чыгышы көтелә.
Шулай ук бәйрәм кунакларына «Ист!» кафесыннан автор эчемлекләре һәм «Түбәтәй» милли ашлар рестораныннан тәмле ризыклар тәкъдим ителәчәк.
«Диджитал-детокс» кичәне Dj Solman белән тәмамлаячакбыз.
Керү – ирекле, алдан теркәлергә кирәк.
Журналлар интернеттан ял итәргә ярдәм итә, шуңа күрә кичәнең темасы – «диджитал-детокс» – «саф һавада ял итү» сайланды. Бәйрәм Горки-Әмәт урманында – тынычлыкта, табигать белән гармониядә үтәчәк.
Кабатлыйбыз: чарага алдан теркәлергә кирәк. Сылтама:
Нет комментариев