«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Идел» журналы Татарстан Дәүләт Советында «Яңа исем» проектын тәкъдим итте
Новости
Яңалыклар

«Идел» журналы Татарстан Дәүләт Советында «Яңа исем» проектын тәкъдим итте

«Яңа исем» иҗат лабораториясе проекты «Идел» журналы тарафыннан тормышка ашырыла.

Максаты -  татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирү, аларны киң җәмәгатьчелеккә таныту.

Проектта 14 яшьтән 35 яшькәчә 60 яшь иҗатчы катнаша. Остазлары – танылган шәхесләр:  «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек мөхәррире, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. 

Бүген әлеге проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә тәкъдим ителде. Анда «Яңа исем» иҗат лабораториясе катнашучылары - Алсу Шакирова белән Айзат Вахитов үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләде, ә яшь музыкант Айдар Абдрахимов музыка уен коралларында уйнады. Шунысын әйтергә кирәк,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов безнең чыгышны югары бәяләде.

Яңалыкларны безнең социаль челтәрдән күзәтеп барыгыз!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое