«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Икенче балага ана капиталы ничә сум булачак?
Новости
Яңалыклар

Икенче балага ана капиталы ничә сум булачак?

2025 елда ана капиталы программасы буенча түләүләрне 1,4 миллион россияле рәсмиләштереләчәк.

2027 елда икенче балага ана капиталы күләме 1 миллион сум тәшкил итәчәк, дип белдерде депутат Светлана Бессараб.

Ә үзе ул 7,3 процентка артачак. 2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме беренче балага – 677 мең, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәр дип көтелә.

Ана капиталын кулланырга мөмкин булган төп юнәлешләр элеккечә калачак, дип ассызыклады депутат. Аның әйтүенчә, акчаны әти кешене, әни кешене һәм баланы дәвалауга җибәрү мөмкинлеге турында бәхәсләр алып барыла. Сүз дәвалау кыйммәткә төшә торган катлаулы орфан авырулары турында бара.

чыганак: Шәһри Казан

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое