«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт
Яңалыклар
Яңалыклар

Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт

Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды.

Әлеге концерт Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Yummy Music Band төркеме тарафыннан куелды. Концертта танылган җырлар заманча яңгырашта тәкъдим ителде.

Yummy Music Band төркемендә барлыгы ундүрт музыкант. Җырлар төркемнең солистлары – Илгиз Шәйхразиев белән Эльвира Мифтахова башкаруында яңгырады.

Шунысын әйтергә кирәк, әлеге концерт Илһам Шакировның туган көнендә дә куелачак.

фото: Салават Камалетдинов. Татар-информ

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар