Аңа сәламәтлекләре чикле булган 18-35 яшьлек шәһәрлеләр керә ала
Татарстан башкаласында инклюзив яшьләр советы барлыкка киләчәк. Аңа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 18-35 яшьлек шәһәр кешеләре керә ала.
Активистлардан гаризалар сылтама буенча кабул ителә. Анкетада шәхси казанышлар һәм проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләргә, үз инициативаларыңны тасвирларга кирәк.
Инклюзив совет булдыру максаты – чаралар үткәрү, сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь шәһәрлеләрнең хокукларын яклау һәм мәнфәгатьләрен кайгырту, дип хәбәр итә kzn.ru
рәсем: freepic