«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Камал театры яңа бинага кайчан күченәчәк?

Театрларның кызу вакыты – яңа сезонга әзерләнәләр.

Бу аеруча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен кадерле мизгел, чөнки әлеге бинада сезон ачылышы соңгы тапкыр була. Киләсе сезонда инде ачылыш яңа бинада узачак. Театрның баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев әйткәнчә, театрның яңа бинасында штат, спектакль, чараларның артачак. Безнең өчен генә түгел, бу республика өчен зур вакыйга. Бина – уникаль. Анда 4 мәйданчык булачак. Без хәзер эзләнүдә, диде режиссер. Театрның директоры Илфир Якупов, яңа бинаның һәр залына (барлыгы дүрт зал) елына өчәр премьера ясасак, театр өч-биш елдан соң тулы куәткә эшли башлаячак, диде. 

- Һәр залда премьералар куярга исәплибез.

Премьералардан – Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» һәм «Әлфия. Мәңгелек юл» спектаклен атадылар. Соңгысын режиссер Айдар Җәббаров куя. Ул әлегә эзләнүдә, диде. Авторы – Резеда Гобәева, рәссам – Булат Ибраһимов.

Театр яңа бинага октябрь аенда күченәчәк. 

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое