31 июль Казан ресторанында CUSTOM форматында кичке аш узды.
Кыскасы, кастомайзер Дарина Сираҗиева, стилист Исмаил Сафиулов һәм бренд-шеф Александр Косов иҗаты кушылган кичә булды. Биредә 3 капсуладан торган образлар тәкъдим ителде. Һәр мода күрсәтү өлешендә кунакларга махсус ризыклар курсы чыгарылды. Шунысы әһәмиятле: кичәдә модельләр ролендә күпләргә таныш блогерлар иде. Барлыгы – 3 бренд катнашты.
Исмаил Сафиулов тәкъдим ителгән кием капсулаларының үзенчәлеге хакында әйтте:
- Брендларның фәлсәфәсенә таянып, образлар туды. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты: Даринаның эшләрен күреп, киемнәрне стилизацияләдем. Ә чара без күз алдына китергәнчә узды. Мин бик шатмын! – диде ул.
Дарина Сираҗиева, кастомайзер:
- Алдымда чиста холст, ягъни кием иде. Мин эшләнмәләргә ясаган бизәк-элементларга таянып, Исмаил образларны стилизацияләде. Безнең эштән чыгып, бренд-шеф Александр Косов кичәгә ризыкларларны әзерләде.
Гөлнур Гизатуллина «Ricoco» бренды булдыручыларының берсе:
- Исмаил Сафилов брендыбызның дусты. Ул талантлы кешеләрне CUSTOM кичәсендә бергә җыю идеясе белән безгә мөрәҗәгать итте. Аның асылы — кием-салымны кастомизацияләү(эшләнмә буяулар/тегү һәм башка элементлар белән үзгәртелә). Дөресен генә әйткәндә, мин бүген үземнең эшләнмәләремне хәтта танымадым да. Искиткеч! Нәтиҗә белән кәнәгать калдым.
фото: Золотовская Диана