Фестивальдә катнашачак танылган йолдызлар исемлеге дә билгеле.
Быелгы кинофорумга гаризалар кабул итү кампаниясе 1 февральдә старт алган иде. Бу вакыт эчендә фестивальнең оештыру комитеты 30 илдән 428 кинематографистның гаризасын теркәгән, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
Казан фестиваленә иң күп гаризалар «Кыска метражлы уен фильмнары» номинациясенә килгән. Узган елгы кинопроектның конкурс программасына 44 илдән 625 гариза кабул ителгән.
Танылган йолдзылар исемлегенә килгәндә, алар - режиссер Эмир Кустурица, РФ атказанган артисты Светлана Тома, Елена Захарова, Равшана Куркова һәм башкалар.
Кино фестивальнең ачылу тантанасы 5 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Казан татар дәүләт Академиясендә булачак. Аны театр һәм кино актеры Ирина Лачина белән Татарстанның атказанган артисты Әмир Әхмәдишин алып барачак, диелә хәбәрдә.
Тулырак мәгълүмат белән фестивальнең рәсми сайтыннан танышырга мөмкин.