Татарстанда антициклон тәэсирендә кояшлы һәм коры һава торышы урнашачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез явым-төшемнәр булмаячак.
Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның көче 3-8 м/с тәшкил итәчәк. Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 6-11 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +7, +9 градуска кадәр).
Нет комментариев