«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Көзен көннәр салкын булырмы?

Көзнең эссе көннәре куандырса да, алга таба һава торышының үзгәрүе көтелә.

Бүген Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, һава температурасы бераз төшәчәк.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Иртән явым-төшем ихтималы аз, әмма кайбер урыннарда төнлә төшкән томан кала. Көндез һәм кич төбәктә урыны белән, Казанда да кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 4-9 метрдан 6-11 метрга кадәр фаразлана, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында 15-18 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин.

Республиканың көньягында һәм көнчыгышында салкынча төннәрдән соң, Казанда +21..+23 градуска кадәр җылыта.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое