«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

Мәхәббәт картлар йортыннан да эзләп таба!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа театраль сезонга өр-яңа премьера әзерли. Спектакльнең исеме халыкчан, яңгырашлы, чын татарча – “Ай, былбылым”.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов белдергәнчә, әлеге әсәр махсус театрның өлкән артистларын күз уңында тотып сәхнәләштерелгән. Моңсу комедияне драматург Шамил Фәрхетдинов махсус театрның 90 еллыгы уңаеннан язган. Ә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән.

“Кешелек дөньясы өлкәннәрне һәрберебезнең дә үткәне буларак кабул итеп бетерми, - ди Туфан Имаметдинов. - Ә киләчәктә һәркемне дә картлык көтә. Мине бу тема аеруча кызыксындыра, шуңа да аны колачлаган спектакль кую идеясе туды. Спектакльдә күтәрелгән тема тормышыбыздан алынган”. 


Проект авторлары белдергәнчә, картлык, ялгызлык, мәхәббәт темасы аркылы аталар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, кешелек кыйммәтләре күтәрелә. 

Театрның эчтәлегенә килгәндә, "Ай, былбылым!" геройлары гомер көзендә төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына яши башларга мәҗбүр була.  Ләкин алар үзләренең биредәге тормышын һич кенә дә гомернең "соңгы тукталышы" дип кабул итми. Күнегелгән гадәти тормыш белән яшәүләрен дәвам итә. Араларында Гөлҗәннәт белән Фикус кавышырга да ниятли икән әле. Тик кара күзлекле Рәхимҗан пәйда булгач кына вакыйгалар башка төс ала.

Яңа премьера шактый катлаулы һәм фаҗигале теманы күтәрсә дә, тамашачы рәхәтләнеп көләргә, тугарылып еларга да әзерләнеп киләргә тиеш. Тинчурин театрының яраткан өлкән буын артистларын бер сәхнәдә күрү форсаты да чыгып тора икән әле... 

фото: Татар-информ, Рамил Гали.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар