«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яңа татар комиксы кем турында булачак?

Татар хатын-кызлары турында комикс авторлары - Рәдиф Кашапов белән Регина Гаязова яңа җыентык өстендә эшли башлаган.

Ул мәхәббәт, татар гаиләләре, бөек хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз турында булачак, дип хәбәр иттеләр үзләре  телеграм-сәхифәләрендә.

Без кечкенә гаилә нәшрияты, Радиф комиксларга сценарийлар яза, мин оештыру мәсьәләләрен алып барам. Туган телебездә төрле әдәбият булсын өчен, вакытыбызны, акчабызны сарыф итәргә әзер. Сценарий, тәрҗемә, корректура, верстка, оештыру чыгымнарын без үз өстебезгә алабыз, әмма җыентыкны бастыруны тулысынча каплый алмыйбыз. Шуңа күрә без өченче җыентыкны краундфандинг ярдәмендә ясарга булдык. Безгә 350 000 сум җыярга кирәк, алар рәсем авторлары гонорарларына һәм 1000 данә җыентык бастыруга тотылачак, дип яза алар.

Җыентыкка Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский, Фатиха белән Сөләйман Аитовлар, Кашифә һәм Рәхим Тумашевлар, Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова турында язарга ниятлиләр.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое