«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы төгәлләнә

«Казан Экспо» залында «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узачак. Шул рәвешле 3 ноябрьдә узачак зур чара Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясалачак.

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан җәмгысе 500 дән артыграк төрле масштабтагы чаралар оештырылган. Бу хакта журналистларга ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. Проектларның барысы да милли йолаларны колачлап уздырылган. Әлеге мәдәни чараларда Татарстанның һәр районы катнашкан. 

Этномәдәни фестивальнең гала-концертында ике меңнән артыгак кеше катнашачак. Концерт программасы интерактив программа белән башланыр дип көтелә. Милли бәйрәмнәрне чагылдырган зур күргәзмә дә килгән кунакларның күңеленә хуш килер. Шунысын да искәртеп узарга кирәк; быел узган бәйрәмнәр эчтәлек, масштаб ягыннан да шактый тирәнрәк һәм киңрәк иде. 

Татарстанның мәдәни каласы, Татарстанның чигелгән картасы һ.б.проектлар  аеруча уңышлы проектлар булды, ди министр урынбасары.
“Казан Экспо” залында 4 ноябрь көнне төрле халыкларның һөнәрчелек үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. “Татарстан – безнең йортыбыз” фестивале җиңүчеләрен котлыячаклар.

фото: Солтан Исхаков

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясау уңаеннан республиканың төрле мәдәни урыннарында Россиякүләм чаралар да оештырылачак. Шуларның иң танылганнары “Сәнгать төне”, Россиянең танылган артистлары чыгышлары.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое