«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Minecraft уены буенча «Татарстан BRICS шәһәрләрен төзи» турниры старт алды

Minecraft уены буенча Таткрафт кубогына «Татарстан BRICS шәһәрләрен төзи» турниры старт алды.

Приз фонды — 85 мең сум. Турнир 12-31 август көннәрендә узачак. Нәтиҗәләр 9 сентябрь игълан ителәчәк. 

Турнирның «бик вакытлы барлыкка килгән»леге хакында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов сөйләде: 

- БРИКС саммиты - җиткәчкчеләр өчен генә мөһим чара түгел, ә, гомумән, Казан, Татарстан өчен дә. Ул халыкара элемтәләрне ныгытуда әһәмиятле роль башкара. Бу проект Татарстанны танытуда, БРИКС илләре белән элемтәләрне ныгыту өчен тагын бер мөмкинлек, – диде ул. 

Кытайның Казандагы генераль консулы урынбасары Цао Лунцюань әлеге конкурсның мөһимлеген ассызыклап узды: 

- Октябрьдә Казанда БРИКС саммиты үткәрелүе Казан, Татарстан үсешенә өчен яңа мөмкинлекләр ачалагычына ышанам. Быел Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел була. Соңгы елларда бу илләр арасындагы хезмәттәшлек ныгый бара, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә. Әлеге турнирда Кытайдан 30дан артык киберспортсмен катнаша. Бу шулай ук БРИКС илләре, Россия халкына Кытайның традицион архитектурасы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә, диде ул.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Тахтарова Minecraft уенының креативлыкны, команды рухын үстерүен әйтеп узды. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое