Әлеге чара турында бүген Матбугат конференциясендә сөйләделәр.
14 сентябрьдә модельлер, дизайнер Ләйсән Хаҗиева милли кием коллекциясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта ул матбугат конференциясендә тулырак сөйләде.
- Шунысын әйтергә кирәк, бу - концерт та , шоу да түгел, бу минем өчен могҗиза, - дип башлады ул сүзен. - Чөнки һәр иҗатчының үз эшен күрсәтәсе килә, минем дә иҗатымны күрсәтәсем килде. Мин реконструкция, тарихи костюмнар белән шөгыльләнмим, мин стилизация ясыйм. Ягъни барыбыз да кия алган коллекция тудырам. Чарада барлыгы 3 коллекция тәкъдим ителәчәк, анда минем өчен яңа юнәлеш - көндәлектә киелә торган киемнәр дә булачак. Мин милли стильне төшереп калдыра алмыйм, шуңа күрә һәр коллекциядә дә милли элемент бар, - диде Ләйсән Хаҗиева.
"Милли киемгә игътибарны арттырырга кирәк"
Матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та катнашты:
- Ачыктан-ачык әйтәм - минем милли киенгәнем юк. Татарлыгыңны милли кием аша гына күрсәтеп була дип санамыйм. Әмма милли киемнәргә игътибар итәргә кирәк! Ләйсәнгә килгәндә, ул ничә ел элек беренчеләрдән булып, шундый зур формат ясаган кеше: артистларны милли киемнәрдән киендереп, модель кызларга костюмнар тегеп, концерт белән мода күрсәтмәсен оештырды. Кызганыч, моны Мәдәният министрлыгы да, Татар конгрессы да күрмәде. Бәлки вакытлары булмагандыр. Ләйсән Хаҗиева - үзебезнең милләт өчен йөрәген бирә торган кеше. Ә милләт дип янып торган кешегә күп кирәкми - идеяләрен хупларга гына кирәк. Моңа кадәр булган концертны без үз көчебез белән әзерләдек. Әйе, җиңел булмады. Бу проектны танытырга кирәк. Кызганыч, ул быел кечкенә форматта үтә. Татар киносы үсеш ала башлаган кебек, киләчәктә бу татар милли киемнәр модасы Бөтендөньяга танылсын иде, диде Тямаев.
Мәҗлесләр алып баручы Илмир Ямалов программа белән таныштырды:
- Бу чарада без модельләр аша Ләйсәннең милли стильгә булган карашына игътибар итәргә тиеш булабыз. Милли костюм турында китапларда күптән язылган. Ләйсән шуларны туплап, күңеле аша үзе дә рәссамчы буларак, идея өстәгән һәм төрле юнәлештә киемнәрне стильләштергән.
Программага килгәндә, артистлардан - Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар, Алсу-Азат Фазлыевлар, Рината Тэй һәм берничә сюрприз булачак.
Нигә милли бренд кыйбат?
Матбугат конференциясендә бу сорау да күтәрелде. Ләйсән Хаҗиева болай дип аңлатты:
- Ә нигә ул очсыз булырга тиеш? Һәр дизайнер аны бит үзе эшли. Ә бу күпме вакытны ала, күңел биреп эшләнә. Бездә тукымалар да юк - алып кайтабыз. Шуңа күрә ул хакына да турыдан-туры бәйле, - диде ул.
фото: Татар-информ. Султан Исхаков.